“Бөгелмә” аэропорты - Татарстан көньяк-көнчыгышының “һава капкасы”. 2015 елның 1нче гыйнварында ул “Татнефть” структурасына керә. Әлеге җәмгыятнең финанс ярдәме белән биредә һавага күтәрелү полосасын төзекләндерәләр, аэровокзал, штаб һәм кунакханәне җылытучы пар казаннары бинасын тәртипкә китерәләр.
2015 елда “Ак Барс Аэро” компаниясе очуларны туктата, һавага “Ямал”, “Руслайн” һәм “ЮВТ-АЭРО” компанияләренең самолетлары күтәрелә. Әлеге вакытта аэропорт Татарстанның көньяк-көнчыгышында яшәүчеләргә гына түгел, Башкортостан, Ырынбур һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләргә дә хезмәт күрсәтә. Бүгенге көндә “Бөгелмә” аэропортыннан очкычлар Нижневартовск, Санкт-Петербург, Мәскәүгә оча. Сезон вакытында Сочи, Симферополь һәм Сургутка.