“Журналист - 2015” бәйгесендә җиңүчеләр үзәк китапханәдә

2016 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

13нче гыйнварда Россия матбугаты көне билгеләп үтелә.1703 елның нәкъ шушы көнендә Россиядә Петр I карары нигезендә «Хәбәрләр» («Ведомости») газетасының беренче саны дөнья күргән. Беренче санында Мәскәү Дәүләтенең хәрби эшләре, мәгърифәт яңалыклары басылган була. Газета Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә нәшер ителгән. Төрле вакытта басма төрле исемнәр белән аталган. Мәсәлән, газетаның «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» исемнәре белән чыгуы мәгълүм.1914 елда Россиядә инде өч меңнән артык даими матбугат чыгып килгән.Ә менәТатарстан журналистлары матбугат көнен елга ике тапкыр бәйрәм итә. Аның беренчесе 19 майга туры килә. Заманында бу көн беренче татар телендәге газета чыгу белән истә калган. "Нур" дип аталучы бу газета 1905 елда Санкт-Петербург шәһәрендә чыга башлаган. Аны Гатаулла Баязитов нәшер иткән. Шулай итеп, 1905 елның 19 мае – татар профессиональ журналистикасының башлангыч көне санала.

Бөгелмәдә Россия матбугат көнен шулай ук үзенчәлекле билгеләп үтәргә булдылар . Үзәк китапханә хезмәткәрләре 13 гыйнвар көнне Бөгелмә муниципаль районының  “Журналист - 2015” бәйгесендә җиңүчеләре белән очрашу уздыра . Онытмагыз! Килегез! Башлана 16.00  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International