Бөгелмәнең “Радуга” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре кисәтә! Гаилә тәрбиясендә еш кына балаларның ут белән шаяруына игътибар бирелми. Балаларның утка табигый тартылуы ата-аналарның күз уңаеннан ычкындырылмаска тиеш.
Көннәр салкынайту белән шәхси хуҗалыкларда электр һәм җылыту җиһазларын кулану арта. Шушы вакытта электр һәм җылыту җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү нәтиҗәсендә чыккан янгыннар ешая. Шундый күңелсез хәлләрне булдырмау максатыннан электр һәм җылыту җиһазларының төзеклеген тикшерергә, шулай ук тиешле янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәргә киңәш ителә. Янгыннар килеп чыкканда ашыгыч рәвештә 112, 01 телефоннарына шалтыратырга кирәк.