Көчле җил һәм буран булу сәбәпле Татарстан трассаларында кизү тору оештырыла

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Көчле җил һәм буран булу сәбәпле Татарстандагы федераль трассаларда кизү тору оештырыла. Юл оешмасы техникасы һәм хезмәткәрләре 13-14 гыйнвар көннәрендә кизү торачак. Шулай ук тәүлек буе юлларның торышын тикшерү, машина йөртүчеләргә ярдәм күрсәтү максатыннан алар тарафыннан трассаларда патруль урап узулар да оештырыла. Бүген һәм иртәгә урыны белән буран, кар явуы көтелә. Буран вакытында җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Ерак юлларга чыгуларны кичектереп торсагыз яхшырак булыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International