Бөгелмә спортчылары республика беренчелегендә җиңде

2016 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бөгелмә шәһәренең “Динамо” спорткомплексында юниорлар арасында авыр атлетика буенча республика беренчелеге үтте. Ярышта Татарстанның 8 җыелма командасыннан 64 спортчы катнашты. “Юность” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр команда зачетында беренче урынны яулады. Алар Казан һәм Әлмәт  спортчыларын узды. Шәхси зачетта да  Бөгелмә атлетлары зур уңышка иреште. Ике спортчы беренче урныда, өчесе – икенче, берсе – өченче урында. Юниорлар копилкасында 5 алтын, 4 көмеш һәм бронза. Җиңүчеләр Татарстанның җыелма командасы составында ПФО Беренчелегендә катнашачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International