Мәктәп эшендә математика, җәмгыять белеме һәм информатика буенча 10 бөгелмәле катнашырга тиеш иде. Һава торышы начарлану сәбәпле, ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының шәһәрдән читкә чыкмаска тәкъдим итүе белән бәйле рәвешттә, “Сәләт” координаторлары һәм активистлары өчен семинар һәм “Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе эшчәнлеге билгесез вакытка кичектерелә. Бу хакта бүген ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы хәбәр итә. Искәртеп үтик: бүген “Сәләт-Олимп” – фән олимпиадаларына әзерләү мәктәбе ачылырга тиеш иде. Бу чараны 14-17 гыйнварда “Идел” яшьләр үзәгендә уздыру планлаштырылды. Бу чара беренче тапкыр “Сәләт” ТР Яшьләр иҗтимагый фонды тарафыннан, ТР Мәгариф һм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән бергәлектә, үткәрелә. Мәктәп программасы математика (6-7 нче сыйныф), җәмгыять белеме (7-9) һәм информатика (7-11) буенча муниципаль, төбәк һәм бөтенроссия олимпиадаларында катнашучыларны әзерләүгә юнәлдерелгән. Мәктәп эшендә бу фәннәр буенча ТР экспертлары, шулай ук Россия төбкәләреннән чакырылганнар да катнашырга тиеш иде. Конкурс нәтиҗәләре буенча сайлап алынгач, мәктәптә Казан, Бөгелмә, Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Кукмара һәм ТР ның башка шәһәрләре, районнарыннан 40 олимпиадачы катнашырга тиеш иде, дип хәбәр итә “Сәләт” иҗтимагый фонды матбугат хезмәте.