Татарстанда 14нче гыйнварда яуган карны исәпкә алмаганда, 13е айлык кар яуган. Бу хактаТР Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең, кинәт һава торышы үзгәрү сәбәпле, тормыш итү һәм транспорт хәрәкәте чараларына багышланган чираттан тыш утырышында ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе җитәкчесе Сергей Захаров белдерде.
“Бүгенгә айлык норма явым-төшем яуган инде. Норма 33 мм булса, хәзер – 29”, - диде ул утырышта.
Аның сүзләренә караганда, республикада һава торышын циклонның салкын фронталь бүлеге билгели.
“Фронт республиканың көнчыгыш районнар чикләренә җиткән һәм көнчыгыш юнәлештә хәрәкәт итә. Хәзер ул Бигеш тирәсендә һәм анда көчәюе күзәтелә. Республикада кар ява, күз күреме 400-500 метр тәшкил итә, җилнең тизлеге 15-19 метр тәшкил итәргә мөмкин. Циклон хәрәкәтенә бәйле рәвештә, җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин”, - диде Захаров.
Аның сүзләренчә, һава шартлары белән бәйле рәвештә, кар көртләре, бозлавык булырга, температура күтәрелү белән бәйле рәвештә, электртапшыру челтәрләре бозланырга мөмкин. Көн азагында температура 5-10 градус салкын тәшкил итәчәк.