Сакланганны саклармын дигән

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә,  8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе республика халкын тетрәндерә. Әлеге коточкыч фаҗиганы бүгенге көндә тикшерү бара. Моннан тыш, Бөгелмә райнында андый фаҗигаларны булдырмый калу һәм  күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү йөзеннән, Бөгелмә шәһәренең янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре социаль яклау идарәсе, “Бөгелмә газ” оешмасы вәкилләре, полиция хезмәткәрләре һәм электрчылар белән  аңлату эшләре алып баралар. Районда үткән рейд вакытында алар шундый 10 гаилә белән очрашты. Күп балалы гаиләләрдә булып "Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында" истәлек (памяткалар) биреп, тагын бер кабат аңлатулар үткәреп йөриләр. Бөгелмәлеләр, һәркайсыбыз игътибарлы булыйк, электр үткәргечләрегезне, мичләрегезне тагын бер кат күздән үткәрегез, җитешсезлекләр булса тиз арада чарасын күрергә ашыгыгыз! Ходай Тәгалә сакланганны гына саклармын дигән. Ут-күздән сак булыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International