Юлчылар гына түгел, идарәче компанияләр дә көчәйтелгән режимда эшли. Соңгы атнада бик күп кар яуды. Шуның өчен шәһәр урамнарын һәм йорт ишекалларын кардан арындыру өчен техниканы гына эшкә җәлеп итеп калмыйлар. Идарәче компания хезмәткәрлере йорт алды территорияләрен, тротуарларны чистарта. Бөгелмә урамнарында исә “Дорремстрой” җәмгыятенең 11 берәмлек техникасы эшли. Әлмәткә чыгу юлы, Ленин, Гафиятуллин, Тухачевский, Җәлил, Герцен, Чайковский, Радищев, Октябрь, Калинин һәм Совет урамнарыннан тиз арада карны чыгарырга ниятлиләр. Кыш байлыгын Гончаров урамында урнашкан махсус урынга бушаталар.