“Эшлекле дүшәмбе”дә 2016 елның беренче эш атнасына нәтиҗә ясадылар һәм бәйрәм көннәрендә булган спорт, мәдәни чаралар турында сөйләштеләр. Бөгелмәдә беренче тапкыр чаңгы спринты үтте.Чаңгы ярышында Түбән Кама, Зәй, Октябрьский, Ырынбур, Әлмәт, Яр Чаллы, Бөгелмә, Лениногорск шәһәрләреннән һәм М.Җәлил бистәсеннән 50гә якын спортчы катнашты. Ярыш ике этапта үтте – квалификация һәм финал. Җиңүчеләргә 1,5 дистанцияне классик стиль белән аерым старттан максималь тиз вакыт эчендә үтәргә туры килде. Нәтиҗәдә чаңгы ярышында җиңүне Россия спорт мастеры, ТР яшьләр җыелма командасы әгъзасы, Бөтенроссия чаңгы ярышларында катнашучы – Виктор Ермилин ( Спасс районы) яулады. Көмешкә 2015ел Универсиадасында җиңүче Артем Николаев (Тәтеш районы) лаек булды. Бронза – Казан шәһәре җыелма командасының әгъзасы Марсель Хайровта. Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә, 8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе республика халкын тетрәндерә. Әлеге коточкыч фаҗиганы бүгенге көндә тикшерү бара. Моннан тыш, Бөгелмә райнында андый фаҗигаларны булдырмый калу һәм күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү йөзеннән, Бөгелмә шәһәренең янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре социаль яклау идарәсе, “Бөгелмә газ” оешмасы вәкилләре, полиция хезмәткәрләре һәм электрчылар белән аңлату эшләре алып баралар. Районда үткән рейд вакытында алар шундый 10 гаилә белән очрашты. Күп балалы гаиләләрдә булып "Көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чаралары турында" истәлек (памяткалар) биреп, тагын бер кабат аңлатулар үткәреп йөриләр. Бөгелмәлеләр, һәркайсыбыз игътибарлы булыйк, электр үткәргечләрегезне, мичләрегезне тагын бер кат күздән үткәрегез, җитешсезлекләр булса тиз арада чарасын күрергә ашыгыгыз! Ходай Тәгалә сакланганны гына саклармын дигән. Ут-күздән сак булыйк! 19 гыйнварда, православие вәкилләре Крещение бәйрәмен билгеләп үтә. Татарстанның меңләгән кешесе храм һәм чиркәүләрдә булачак, сафландырылган изге су алып калырга ашыгачак, гайрәте җиткәннәр бәкедәге суга чумачак. Бөгелмәнең үзәк гыйбадәтханәсе - Казан соборында 18нән 19гыйнвар төнендә бәйрәм хезмәте башланып китәчәк һәм суны сафландыру йоласы белән тәмамланачак.19 гыйнварда Держинский урамында урнашкан чиркәүдә бәйрәм гыйбадәт кылулары иртәнге сәгать биштә башлана. Район һәм шәһәрнең башка чиркәүләрендә сәгать иртәнге сигездә.