“Халык контроле” системасы

2016 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

“Эшлекле дүшәмбе”дә Бөгелмә башкарма комитетының мәгълүмати технологияләр начальнигы Руслан Масалимов ТР “Халык контроле” Дәүләт мәгълүмати системасының эше турында сөйләде. 2015 елның 11 ае эчендә әлеге системага 5,5 мең бөгелмәле мөрәҗәгать иткән. Аларның күбесе шәһәр юлларының хәләтенә зарланып яза, аеруча, кыш айларында – 308 гариза. Шул рәвешле бөгелмәлеләр үз активлыгын күрсәтә.  Дәүләт мәгълүмати система эшли башлаган көннән алып бүгенге көнгә кадәр 1700 бөгелмәле “халык контроле” системасында белдерү калдырган, шуларның 1392се уңай хәл ителгән.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International