Бөгелмә районында халык җыеннары башланды

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

18 гыйнварда районның Восточный авыл җирлегендә гражданнар җыеннары үтте. Анда Бөгелмә районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Морад Булгаков,  район һәм шәһәрнең барлык оешма-учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Восточны авыл җирлеге башлыгы Илдар Исмәгыйлов авыл җыенын узган елда үткәрелгән җыеннарда күтәрелгән сораулар буенча эшләнгән эшләргә хисап тотудан башлады. Алар нигездә үтәлгән, кайберләре хәл итү стадиясендә. Авылда халыкның социаль–эшлекле активлыгы үсә, шәхси хуҗалыкларны үстерүгә кредитлар алучыларның саны арта.  

Җыенда Бөгелмә районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Морад Булгаков исә үз чыгышында  еллык эшкә йомгак ясау белән бергә бүгенге көндә алып барыла торган вәзгыять һәм бурычларга тукталды. Җыеннарда  шулай  ук җирле хуҗалык, мәктәп җитәкчеләре, полициянең участок уполномоченные да үз эшләре буенча отчет тоттылар. Җыен юбилярларны, авыл тормышында актив катнашучыларны тәбрикләүләр белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International