Россия Торак кодексына кертелгән үзгәрешләр 2016 елның 1 гыйнварыннан көченә керде.Хәзер торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләнелмәгән бурычларга пени 8 проценттан 17 процентка кадәр күтәрелде.Беренче айда пени билгеләнми. Икенче айдан өченче айга көн саен штраф бурыч күләменең Россия Банкы билгеләгән 300/1 өлеше кадәр арта барачак. Туксан көн узгач, штраф (пени) инде 130/1 өлешендә үрчи башлаячак.
Илдәге икътисадый тотрыксызлыкны истә тотып булса кирәк, хөкүмәт халыкка торак коммуналь хезмәтләр өчен өлешләп түләү мөмкинлеген бирә. Бу хакта РФ төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Андрей Чибис хәбәр итте. Авыр хәлдә калган гражданнар коммуналь хезмәтләр өчен түли алмаулары хакында идарәче компанияләргә хәбәр итәргә тиеш булачак. Бу очракта аларга пени билгеләнми, ә бурычны өлешләп түләү мөмкинлеге бирелә.