Бөгелмәдә хезмәтне саклауга багышланган семинар-киңәшмә үтте. Анда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарының хезмәтне саклау буенча Координация советы әгъзалары, министерство һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре катнашты.
Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү сәбәпле, 2015 елда Бөгелмә районында үлемгә китергән 4 бәхетсез очрак була: “Уютный дом” идарәче компаниясе – җитәкче И.А.Мифтахов, “ТНГ-ГЕОСЕЙС” ҖЧҖ – җитәкче И.Х. Вәлиев, “Нефтяник” ҖЧҖ ИК – О.Н. Анисимова, “БЭНЗ” – җитәкче Н.В.Отмахов. Бөгелмә районының хезмәтне саклау буенча Координация советы әгъзалары 17 тапкыр хезмәтне саклауга кагылышлы законнарның ничек үтәлешен тикшерде һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу очракларын теркәде.