19 гыйнварда христианнар Крещение бәйрәмен билгеләп үтте.
Крещение алды кичендә һәм бәйрәм көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йоласы башкарылды.
Крещение суы сихәтләндерү көченә ия, хәтта бу көнне гадәти чишмәләрдән дә изге су ага, дип ышаналар. Шулай ук бу көнне буа, елга, күлләрдә бәке ясап, су коену йоласы да үткәрелә.Бәкедә су коену Крещение бәйрәменең мәҗбүри йоласы түгел, ә һәр дин тотучының шәхси эше. Әмма, шуңа да карамастан, чиркәү бу гамәлгә каршы төшми, киресенчә, хуплый гына. Чөнки бозлы суда коену кеше өчен зур сынау, ул бәкедә коенып үзенең мөмкинлекләрен барлый, чыныга, тәненә – дәва, җанына – шифа ала. Изгеләндерү аны тагын да шифалы итә. Шуңа да чиркәүдәге изгеләндерелгән су ел дәвамында бозылмый. Әмма су коенуны ихлас күңелдән башкарырга кирәк. Шул чакта гына тәнгә сихәт иярә, күңелгә җиңеллек килә. Иорданьда су коену - күңелдән дога кылып, өч тапкыр суга чумып алудан гыйбәрәт. Крещение бәкесендә православие динен тотмаганнарга да коенырга рөхсәт ителә. Әлбәттә, салкын суга керү өчен тәвәккәллелек кенә түгел, сәламәтлекнең нык булуы да кирәк.