Бөгелмә механика заводының хезмәт коллективы 2015 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде. Җыелыш башланыр алдыннан, шәһәр мэры Линар Закиров завод эшчеләре белән очрашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Бөгелмеләрне, нигездә, кышкы юлларның хәләте, тротуарларның булмавы, сукбай этләрнең күп булуы борчый. Биредә яңгыраган һәр сорауны язып алдылар һәм тиз арады аларны хәл итәргә вәгъдә иттеләр. Заводның еллык эшенә йомгак ясап шуны әйттеләр, ил өчен авыр икътисадый чорда да Бөгелмә механика заводының күрсәткечләре уңай. Заводның уртача еллык эш күрсәткече – 3 млрд. сум. 2015 елда завод 3,7 млрд. сумга продукция җитештергән.