Кеше күбәләк кебек инде ул. Артык салкын да ярамый, җылыдан да туя башлыйбыз. Узган ел кар аз дип зарлансак, быел кайберәүләр аның артык күп булуыннан канәгать түгел. Югыйсә шөкер итәсе бит. Алла боерса, уңыш мулдан булыр, корылык куркынычы янамас. Юлчыларның кинәт килгән чын кышка әзер булмавына табигать гаепле түгел ләбаса. Бөгелмәнең “Дорремстрой” җәмгыяте тәүлек әйләнәсендә эшләргә тырыша, тик шәһәр урамнарын “ак алтын”нан арындырырга өлгерми. Бүген бу эшкә 18 берәмлек техника җәлеп ителгән. Шул вакыт эчендә юлчылар шәһәрдән махсус полигонга бер мең куб кар чыгарган. Техника Югары бистә, Подстанция һәм “Поле чудес” районнарында, шулай ук Октябрь, Орша, Космонавтлар һәм Герцен урамнарында эшли.
Йорт ишек алларын кардан чистарту бурычы идарәче компанияләргә йөкләнгән. Тик коммуналь оешмалар эшче кулларга һәм техникага кытлык кичерә. Шул рәвешле социаль челтәрләр бөгелмәлеләрнең моң-зары белән тула. Шәһәр җитәкчелеге Бөгелмәдә килеп туган бу проблеманы үз өстеннән төшерми. Алар түбәндәге максат итеп куя: беренче чиратта үзәк урамнар, җәмгыять транспорты йөри торган урыннар чистартылырга тиеш.