Сочи шәһәрендә һәвәскәр балалар курчак театры коллективлары арасында “Театр тылсымы” исемле XVIII Халыкара фестиваль тәмамланды. Аны “АРТ Фестиваль – Роза Ветров” балалар хәйрия фонды оештыра.Татарстан данын бу фестивальдә Бөгелмә районы Прогресс авыл клубының “Овации” театр коллективы яклый. Мәртәбәле жюри игътибарына бөгелмәлеләр А.Веселова пьесасы буенча «Солнышко и снежные человечки» курчак театрын тәкъдим итә. Бөгелмәнең яшь артистлары II дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек була һәм “За актёрский ансамбль в спектакле” дипломы белән бүләкләнә.