“ТатНИПИнефть” һәм “ТНГ-Групп”ның хезмәт коллективлары 2015 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. Җыелышта шәһәр мэры Линар Закиров катнашты. “ТатНИПИнефть” хезмәткәрләрен шәһәр юлларын кардан чистарту, “Юность” спорткомплексын, №2 лицей бассейнын һәм Яшьләр сараен төзекләндерү кебек сораулар борчыды. “ТНГ-Групп” хезмәткәрләре дә шул ук сорауларны күтәреп чыкты. Моннан тыш алар Бөгелмә елгасының яр буйларын чистарту проблемасын яктыртты һәм югары ОДН турында сүз куертты. Халыкны борчыган сорауларга җавап биргәч, Линар Закиров Бөгелмә районының рәсми порталы аша аңа приемга язылу мөмкинлеге турында әйтте.
“ТатНИПИнефть” һәм “ТНГ-Групп” җәмгыятләре 2015 елда Бөгелмә икътисадына тиешле күләмдә зур өлеш керткәннәр. “ТатНИПИнефть” 1,1млрд. сумга фәнни эшләр башкарган. Бөгелмә укымышлылары уйлап чыгарган яңа технологияләрне Удмуртия, Башкортостан, Ырынбур һәм Пермь өлкәләрендә, Көнбатыш Себердә һәм чит илдә кулланалар. “ТНГ-Групп” ҖЧҖ 2015 елда тулай күләме 2014 ел белән чагыштырганда 109% арткан. Уртача айлык хезмәт хакы 40мең сумны тәшкил иткән.