Халыкара кочаклашу көне 1986 Америкада билгеләп үтелә башлаган.
Тиз арада бөтен дөньяга таралып өлгергән. Бу көндә таныш булмаган кешене дә кочаклап алырга була, ди.
Күптән түгел генә билгеләп үтелә башласа да, Халыкара кочаклашу көнен кем уйлап тапканлыгы билгеле түгел. Беренчеләрдән булып студентлар башлап җибәрүе турында гына мәгълүмат бар. Аның каравы асылы тирән мәгънәгә ия – кочаклашкан вакытта кешеләр бер-берсенә күңел җылысы бүләк итә дип санала икән. Күңел җылысын “Ялкын” приютында тәрбияләнүчеләргә №5 мәктәп укучылары һәм “Орленок” яшүсмерләр клубы әгъзалары бүләк ите. Балалар бу бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән танышты, мимика һәм жестлар ярдәмендә бер-беренә дустанә хисләрне аңлатты.