Гыйнварның тагын бер атнасы үттеп китте

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген хакимият бинасында шәһәрнең оешма җитәкчеләре үткән атнага йомгак ясады. Шәһәр мэры Линар Закиров иң элекТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында үткән отчет киңәшмәсенә тукталды. “Парклар һәм скверлар елы” кысаларында республикада 142 объект төзекләндерелгән. Бары Бөгелмәдә  Кызыл Армия урамында урнашкан парк һәм тагын 7 шәһәр паркы яңарыш кичерде, районда – 4 парк. Президент Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Су саклау зоналары елы дип игълан итте. Моның өчен республика бюджетыннан 2млрд.сум ак сарыф ителәчәк, шуның 40млн.сумын Бөгелмә районына юнәлдерәчәкләр.

 Бөгелмәдә хезмәтне саклауга багышланган семинар-киңәшмә үтте. Анда Бөгелмә, Баулы, Лениногорск һәм Ютазы районнарының хезмәтне саклау буенча Координация советы әгъзалары, министерство һәм ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре катнашты. “Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч - 2015” республика бәйгесендә Бөгелмә районы җиңүчеләр өчлегенә керде.

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары оештырыла. 9ында инде җыелышлар үтте. Шулай ук шәһәребез оешмаларының хезмәт коллективлары  2015 елда башкарылган эшкә йомгак ясады һәм агымдагы елга бурычлар билгеләде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International