Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиянең көндәлек эше

2016 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Лениногорск районының Иске Кувак авылында 8 гыйнвардан 9 гыйнварга каршы төндә,  8 кеше яшәгән гаилә торган йортта янгын чыгуы һәм анда 5 кешенең янып үлүе республика халкын тетрәндерә. Шул сәбәпле Республика Президенты җаваплы органнар алдына начар хәлдә яшәүче гаиләләрнең яшәү шартын тикшерү бурычын куя. Бөгелмә шәһәре һәм районында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсе турында  балигъ булмаганнар эше буенча комиссия сәркатибе Т.В.Богоманова сөйләп үтте.  Күп балалы гаиләләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртү йөзеннән, Бөгелмә шәһәренең янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре социаль яклау идарәсе, “Бөгелмә газ” оешмасы вәкилләре, полиция хезмәткәрләре һәм электрчылар белән  аңлату эшләре алып баралар. Районда үткән рейд вакытында алар шундый 10 гаилә белән очрашты.

Әлеге комиссия әхлаксыз тормыш алып барган гаиләләрне контрольдә тота. Ата-аналар, кызганычка каршы, тәртипсез тормыш алып баралар, балага караганда аракы һәх әхлаксыз тормыш рәвешен хуп күрәләр. Андыйларны комиссия карары белән административ җаваплыкка тарталар.

2013 елда – 552 кеше

2014 елда – 494 кеше

2015 елда – 601 кеше.
Андый гаиләләр белән әңгәмә үткәрәләр, кулларыннан тотып алып хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә итәләр, ләкин алар туры юлга басарга ашыкмый. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International