Бөгелмәдә иң яхшы студентларны билгеләделәр

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Студентлар көне уңаеннан Татар мәдәният үзәгендә 2015 елның иң яхшы студентларны билгеләделәр. Чараны шәһәр мэры урынбарсары Ирина Белова ачып җибәрде һәм студентларны бәйрәм белән тәбрикләде. Укыда ирешкән уңышлары өчен шәһәр мэры исеменнән рәхмәт хатларын Илья Соломоновка (БМТ), Рамил Шәһвәрдиевка ( Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы), Камронбек Анважор Оглы Сатторовка (Бөгелмә төзелеш-техника көллияте), Радик Низамиевка («КНИТУ - КХТИ» филиалы), Юлия Кислинскка (һөнәри-педагогия көллияте) һәм Дмитрий Юдинга (аграр көллият) тапшырдылар.

Спортта ирешкән уңышлары өчен шәһәр мэры исеменнән рәхмәт хатларын  Вячеслав Иляуддиновка (БМТ), Эльвира Гиндуллинага  (Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы), Дмитрий Татьянушкинга (Бөгелмә төзелеш-техника көллияте), Артем Гриценкога («КНИТУ-КХТИ»  Бөгелмә филиалы) Лилия Мөхетдиновага (Бөгелмә  медицина училищесы), Нәфис Галиев (һөнәри-педагогия көллияте), Ирек Хәсәнов (аграр көллият) тапшырдылар.

Шәһәр тормышында актив катнашкан өчен шәһәр мэры исеменнән рәхмәт хатларын Елена Корягинага (БМТ), Денис Морозовка  (Икътисад, идарә һәм хокук институтының Бөгелмә филиалы), Кристина Начаровага (БСТК), Алина Кедяровага («КНИТУ-КХТИ» филиалы), Юлия Козловага (Бөгелмә  медицина училищесы), Юлия Серовага (һөнәри-педагогия көллияте), Зарина Ионовага (аграр көллият) тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International