“ТКХ Департаменты” МУП бинасында коммуналь хезмәтләр өчен бурычы булган бөгелмәлеләр белән очраштылар. 90меңнән алып 130 меңгә кадәр бурычы булган бөгелмәлеләрне “ачык сөйләшү”гә чакырдылар. Коммуналь-торак хезмәтләр өчен зур әҗәтләр җыелуның сәбәпләрен ачыкладылар. Беренчесе, су исәпләү приборларына струбциналар куйган өчен зур суммада штраф салынган, икенчесе, зур әҗәтләр белән фатир мирас итеп бирелгән, өченчесе, хезмәт хакы вакытында түләнмәү сәбәпле бурычлар җыелган.