Октябрьский шәһәрендә “Яңа йолдыз – 2016” Бөтенроссия спорт биюе буенча ярыш тәмамланды. Техниклар йортының «Fiesta» бию коллективы мондый зур бәйгедә беренче тапкыр катнашты һәм Бөгелмәгә җиңү белән кайтты. Константин Логинов һәм Полина Жернова “Балалар - 2” категориясендә ярышты. Алар 4 номинациядә катнашты һәм өчесендә икенче урынга лаек булды. “Юниорлар -2”, “Юниорлар -1” категорияләрендә Наил Әхмәтҗанов һәм Кристина Киселева өч номинациядә җиңде. Шундый ук нәтиҗә Тимур Вәлиев һәм Арина Карповада. Михаил Трифонов һәм Варвара Ильина өч номинациядә икенче урынны алды. Марат Галләмов һәм Полина Ивлева өч номинациядә дә җиңде.