Ачыктан-ачык сөйләшү

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Быел гыйнвар ае карга бай булды. Явым-төшемнең күп булуы шәһәр халкы өчен шактый авырлыклар китерә. Бу, нигездә, юлларның торышы белән бәйле. Канәгатсез бөгелмәлеләр үз зарын социаль челтәрләр аша шәһәр җитәкчеләренә юллый тора. Аларны ишеттеләр һәм ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырдылар.

Иң элек Бөгелмә шәһәренең башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков һәм “Торак-коммунат хуҗалыгы Департаменты” җитәкчесе Татьяна Никулина халык алдында сүз тотты. Соңыннан бөгелмәлеләр шәһәр мэры Линар Закировка сорауларын һәм тәкъдимнәрен юллады. Ул үз чиратында, быел кышын шәһәр юлларында килеп туган хәлне аңлатып бирергә тырышты. Кар күп булу сәбәпле, подрядчы “Дорремстрой” җәмгыяте шәһәр урамнарыннан карны чыгарып өлгерми. Өстәвенә, кар җыю техникасы күптән искергән. Авыр финанс хәл булуга карамастан, әлеге җәмгыять быел лизингка 2 КДМ һәм 1 үзбушаткыч  сатып алган. Линар Закиров берничә тапкыр ассызыклап әйтте: “Без – шәһәр җитәкчелеге үз өстебездән җаваплылыкны төшермибез!”        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International