Вентиляция турында онытырга ярамый

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Россия Федерациясе  Торак кодексының 161нче маддәсе нигезендә күпфатирлы йортлар белән идарә итүче оешма гражданнарның  уңайлы һәм  куркынычсыз яшәү шартларын тәэмин итәргә, гомуми милекне тиешенчә карап тотарга тиешләр.

Бу уңайдан ТСЖлар  күпфатирлы йортта тиешле  санитар һәм  техник шартларны  ( РФ Торак Кодексының 138 нче маддәсе 4 бүлеге)  тәэмин итеп торырга бурычлы.  Торак фондын эксплуатацияләүнең техник кагыйдәләре һәм нормалары буенча  газ приборлары  урнаштырылган биналардагы  вентиляция  каналлары елга ике тапкыр (кышын һәм  җәен) тикшерелергә тиеш.

Табигый һава  керү бозылу вентиляция каналларының тиешенчә эшләмәвенә китерә.  Торак йорт проекты,  санитария һәм төзелеш, газ җиһазларыннан файдалану кагыйдәләре нигезендә  вентиляция һәм төтенчыккыч  эшен тәэмин итү өчен тәрәзә форточкаларын даими  ачып торырга кирәк.

 Бөгелмәлеләргә микроҗилләтү режимында  форточканы ачып торырга яки стенага һава агымы өчен клапан куярга тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International