Бөгелмәдә оешма һәм учреждение хезмәт коллективларының отчет җыелышлары дәвам итә. Бөгелмә муниципаль районының башкарма комитет җитәкчесе Адел Галиуллин мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең киңәшмәсендә катнашты. Очрашу 6нчы мәктәп бинасында узды. Бергә җыелып, мәктәп директорлыры үткән елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясадылар. 2015 елда Бөгелмә мөгалимнәренең эше югары бәяләнә һәм республиканың гомуми белем бирү оешмалары арасында безне иң яхшылары дип таныйлар. Бөгелмә укучылары БДИ уңышлы тапшыра – 9 укучы 100 балл җыя. Нәкъ шуның өчен республиканың укытучылар конференциясен Бөгелмәдә уздыралар.