2 февраль – Хәрби дан көне... Сталинградны саклаган 200 көн тарихка иң канкойгыч көннәрнең берсе булып кереп калган. 1943нче елның 31 гыйнварында Сталинградта немец гаскәрләрен җитәкләгән Ф.Паулюс пленга алынган. Бу сугышта башын салган совет солдатларын искә алу максатыннан, “Халыклар дуслыгы” китапханәсе ярдәме белән “Яшь гвардиячеләр” тематик кичә оештырды. Әлеге очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмит Шәфиковны чакырдылар. Китапханә хезмәткәрләре очрашуга килүчеләр өчен тарихи экскурсия оештырды. Соңыннан барысы бергә ветеран истәлекләрен тыңладылар.