Спорт турында

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе

2015 ел Бөгелмәдә яшьләр елы дип игълан ителгән иде. Ел дәвамында шәһәрдә үткән чаралар яшьләрне сәламәт тормыш рәвеше алып баруга юнәлдерелде. Бу хакта хакимият бинасында үткән киңәшмәдә яшьләр эше, спорт һәм туризм буенча бүлек начальнигы Илдар Тахиятуллин сөйләп үтте.

Үз чыгышында ул Бөгелмә спортчыларының ирешкән уңышлары хакында сөйләде һәм 2016 елда планнаштырган чаралар турында бәян итте. Шуларның берсе – “Россия чаңгысы - 2016”.  Ярыш 14 февраль көнне шәһәребезнең чаңгы базасында узачак.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International