Татарстаннан 12 мәктәп вәкиле Мәскәүдә үткән мәктәп компанияләре Бөтенроссия күргәзмә-ярминкәсендә катнашты. Әлеге чараны “Яшьләр уңышы” регионара җәмәгать оешмасы оештырды. Ул Россиядә «Junior achievement — Young enterprise» халыкара хәрәкәтен алга сөрүче оешма. Күргәзмә-ярминкә кысаларында укучылар жюри һәм сатып алучыларгә үз товарларын һәм бизнес-презентацияләрен тәкъдим итте. Нәтиҗәдә Татарстнан алты номинациядә урыннар яулады. “Мәдәни мирас” номинациясендә №2 лицейның “ЗДзодчий” мәктәп компаниясе җиңде.