Бөгелмә мэры Линар Закиров идарәче компанияләрнең җитәкчеләре белән очрашып, бу көннәрдә бик актуаль булган темага сөйләште. Йорт түбәләреннән кар һәм боз төшеп, автомобильләргә зыян килгән, кибеттәге мәгълүмат такталарын өзеп чыгарган, хәтта җәяүлеләр өстенә төшеп, сәламәтлеккә зыян салган. Йорт түбәләреннән боз сөңгеләре, кар катламнары төшеп көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын өчен идарәче компанияләр бу эшне вакытында башкарырга тиеш. Тик өлгермиләр, дөресрәге эшче куллар җитми. Өстәвенә һава торышы да тотрыклы түгел, дип зарланалар. Аномаль, моңа кадәр күрелмәгән һава торышы дип сөйләргә, язарга хирысланып китсәк тә, безнең якларда берничә ел саен кабатланып торган мондый табигать шаяртуы гадәти күренешкә әйләнеп китте кебек инде. Кыш уртасындагы карлы яңгыры, аны кинәт кенә алыштырган чатнама суыгы, кар көртләре белән дә бүген беркемне гаҗәпләндерә алмассың. Соңгы көннәрдәге җылылыктан соң кайбер идарәче компания эшчеләре шәһәрдәге йорт түбәләрен кардан-боздан арындырып чыкканнар. Ә менә “Уют” идарәче компаниясенә Линар Закиров күрше шәһәрләрдән альпинистлар чакырырга киңәш итте.