Хөрмәтле яшь парлар! Никахны теркәү буенча гариза бирү тулысынча электрон вариантка күчерелде.
Моның өчен:
1. ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында https://uslugi.tatarstan.ru/теркәлергә кирәк;
2. Яшь парларның икесе дә РФ Бердәм дәүләт порталында теркәлергә тиеш. Моның өчен Татарстанның дәүләт хезмәте порталы аша Идентификация һәм Аутентификация Бердәм Системасына керергә һәм анкета тутырырга кирәк;
3. Гариза бирү өчен яшь парларның берсе ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында “ВХОД через ЕСИА” аша авторизация үтәргә тиеш;
4. ЗАГС ХЕЗМӘТЕ бүлегендә никах теркәү өчен, электрон гариза бирергә һәм гариза тутырырга кирәк;
5. Гаризага егет яисә кыз турында мәгълүмат өстәр өчен, ул шәхси кабинетка юнәлдерелә;
6. Ике як та никах теркәү көне һәм вакыты белән килешкәннән соң, шулай ук дәүләт пошлинасы түләгәннән соң, гариза ЗАГС идарәсенә тапшырыла.
7. Җавап яшь парларның шәхси кабинетына юлланачак