Бөгелмәдә “Кечкенә йолдыз” кабынды

2016 елның 5 феврале, җомга

Бөгелмәдә “Кечкенә йолдыз” исемле шәһәр бәйгесе үтте. Быел бу бәйге 13нче тапкыр оештырыла һәм ул танылган мөгалим – Валерий Роговның йөз еллыгына багышланды. Сәләтле Бөгелмә балалары “Ансамбль”, “Аккомпанемент” һәм “Соло” номинацияләрендә чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Алина Лобанова, Гүзәл Заһидуллина, Екатерина Тимофеева, Екатерина Лукьянова, Амелия Мурзина, Дарья Нагорная, Аделина Саттарова һәм Диләрә Ихсанова лаек булды. Икенче дәрәҗәдәге лауреат исемен Регина Зиһаншина, Алина Зяблова, Екатерина Лысова, Диләрә Татлыева һәм Полина Дубровинага бирделәр. Өченче дәрәҗәдәге лауреат исемен Софья Мурзина, Эльза Нигъмәтуллина, Никита Яковлев, Наталья Лапшина, Лиза Мөбәрәкшина, Валерия Мальцева һәм Александра Енуевская ия булды.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International