Бөтендөнья фән көне уңаеннан “Ялкын” приютында балаларның “Ни өчен болай? Нигә?” дигән сорауларына җавап бирделәр. Алар өчен мастер-класс үткәрделәр. Ләйсән Әхмәтова һәм Елена Гусаева ярдәме белән балалар ни рәвешле һава корабларны йөртүен, ничек электр энергиясе барлыкка килүен, ничек җил тегермәненең эшләвен белделәр.