Татарстанда ел саен үткәрелә торган “Муниципаль идарә өлкәсендәге иң яхшы хезмәткәр”, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге иң яхшы иҗтимагый инициатива”, “Массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яктыртуга журналистлар бәйгесе” республика конкурсларында 2015 ел нәтиҗәләре буенча катнашу өчен заявкалар кабул итү эше башланып китте.
Конкурс материалларын әзерләү өчен документлар Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы сайтында урнаштырылган.
Конкурсларда катнашу өчен эшләрне 2015 елның 1нче мартына кадәр Казан шәһ., Кремль ур., а/я 47 адресы буенча юлларга кирәк. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 293-60-23, 292-48-17.
ТР Муниципаль берәмлекләр советында билгеләп үткәнчә, конкурс җиңүчеләренә мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары һәм акчалата премияләр биреләчәк.