Бөгелмәдә "Зәйтүнә" мөнәҗәт әйтү конкурсы узачак

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

13 мартта  Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәре татар мәдәнияте үзәге дүртенче мәртәбә «Зәйтүнә» республикакүләм мәнәҗәтләр әйтү милли фестивален уздыра. Әлеге бәйге, татар халкы гореф-гадәтләрен популярлаштыру, мөселманнар арасында татулыкны ныгыту һәм экстремизм күренешләренә каршы тору, традицион Хәнәфи мәзхәбенә дәгъват кылу максатыннан  үткәрелә. Бәйгедә катнашырга телүчеләрдән  гаризалар 10 мартка кадәр кабул ителә. Конкурста балалар 7 яшьтән алып катнаша ала, өлкәннәрнең яше чикләнмәгән. Бәйге ике номинациядә үтә: “Ялгыз башкаручылар”, “Ансамбльләр”. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак. Гаризаларны  riad-rafis@mail.ru электрон адресына юлларга мөмкин. Элемтә өчен телефон: 8 937 577 37 24 яки 4-16-98 (Бөгелмә үзәк мәчете).

http://dumrt.ru/plan/news/news_12653.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International