Бөгелмәнең ашыгыч ярдәм станциясе хәбәр итә

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Ашыгы́ч медици́на ярдәме́ күрсәтү́ хезмәте́, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы карамагында; кеше сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч туган вакытта (һәлакәтләр, көтелмәгәндә авырып китү, тиешле вакыттан алда бала тудыру һ.б.) тиз арада медицина ярдәме күрсәтү системасының махсус хезмәте. Вазифалары - кичектергесез шартларда диагноз кую, беренче ярдәм күрсәтү, һуш китүдән саклау ысуллары, тромбоэмболик авыруларны кисәтү, терминаль һәм психоневрологик ярдәм һ.б., шулай ук авыруларны стационарга китерү. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәте хастаханәләрдәге ашыгыч медицина ярдәме бүлекләре, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү станцияләре (АМЯКС) тарафыннан башкарыла.

8-14 февральдә Бөгелмәнең ашыгыч ярдәм хезмәтенә 818 чакыру килгән. Бер атна эчендә ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналары җәмәгать урыннарына 63 тапкыр барган. 60 чакыру бәхетсезлек очракларына нисбәтле. Юлларда транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 2 тапкыр чакырылганнар, аларда 5 кеше зыян күргән, 1 кеше хастаханәгә озатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International