Бүген кинәт туган яхшылык көне - бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булыйк, дип әйтә “Яшь гвардиячеләр”. Аграр көллиятнең яшь гвардиячеләре Фетисова Елена Васильевнага ярдәм итте. Ул Ленинград блокадасын кичергән кеше. Аңа быел 92 яшь тула. Үз йорты белән яшәгән бөгелмәлегә, аеруча, кыш айларында ярдәм кирәк. Студентлар йорт ишекалларын кардан чистартты. Икенче төркем студент Волкова Анастасия Николаевнага ярдәм итте.