Петровка авыл җирлегендә Газизовлар гаиләсе яши. Аларның улы Эрик Газизов интернационал бурычын үтәгәндә Әфганда башын сала. Эрик 1984 елда үлә. Кара кайгыдан ананың аяклары йөрмәс була. Операция, дәваланулар, инвалидлык. Эшне ташларга туры килә. Ләкин ул да ире дә төшенкелеккә бирелми. Алар тагын ике бала Лариса һәм Альбертны тәрбияләп үстерә. Фатыйма Газизова янына бу көннәрдә кунаклар килеп тора. Аңа сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телиләр.