“Бәләкәч” балалар бакчасында халыкара тел көне

2016 елның 20 феврале, шимбә

Халыкара тел көне кысаларында “Бәләкәч” балалар бакчасында “Минем курчагым иң матуры” исемле гаилә конкурсы оештырды. Берничә атна дәвамында ата-аналар һәм балалар курчакларга милли киемнәр текте. Бәйге нәтиҗәсендә Галкиннар, Арчевскилар һәм Наумовлар гаиләләре җиңде. “Осталар бәясе” номинациясендә Ишкининнар һәм Наумовлар гаиләләренең эшләренә югары бәя бирелде. Бәйгегә 30 якын эш тәкъдим ителде. Нинди генә милләт костюмын текмәгәннәр? Җиңүчеләрне онлайн тавыш бирү ысулы белән билгеләделәр. Профессионал тегүчеләр дә эшләргә үз бәясен бирделәр.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International