ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итә

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

Хөрмәтле бөгелмәлеләр!

2016 елның 1 мартында сәгать 10нан 12гә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә ТР бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итәчәк. Барлык сорауларыгыз белән бу көнне Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре,  Кремль урамы, 12/20 йорт.

Кабул итүгә (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International