Салават Фәтхетдинов хәйрия автомобиль трек ярышларында бөгелмәлеләр катнашты

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Күптән түгел 20нче “Салават Кубогы” Чаллы ипподромында йөзләгән автоспорт сөючене җыйды. Илдәге бердәнбер хәйрия автомобиль трек ярышлары “Россия балалар фонды”ның Татарстан бүлеге рәисе, популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов инициативасы буенча оештырылган.

20 ел дәвамында старт түләүләре һәм бүләк фондының бер өлешеннән җыелган акча Чаллы балалар йортына бирелә. Быелгы ярышлар кышкы трек автомобиль узышулары буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының өченче этабы һәм Россия Кубогының өченче этабы белән бергә узды.
Юбилей ярышлары гадәттәгечә танылган автоузышчылар катнашында үтте. “Салават Кубогы”нда Тверь, Тамбов, Самара, Йошкар-Ола, шулай ук Татарстан шәһәрләреннән барлыгы егермедән артык узышчы катнашты. Тамашачылар Рәис Миңнеханов, Тимур Тимерҗанов, Рафаэль Фәттахов, Тимур Шиһабетдинов, Наталья Гольцова, Елена Зорина һ.б. мавыктыргыч узышуларын карый алды.

Спортчылар һәркайсы ниндидер бер танылган эшлекле, оешма яки республиканың әһәмиятле вакыйгасына багышланган 16 узышта катнашты. Җиңүче махсус кубок һәм бүләк иясе булды. “Динамо-Татарстан” физкультура-спорт оешмасының 90 еллыгына аталган Кубокны Тимур Тимерҗанов җиңде. Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгыннан Кубокны да ул алды.

Иң зур трофейны соңгы 16нчы узыш җиңүчесе Айдар Нуриев яулады – аңа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хөрмәтенә Кубок бирделәр.

Салават кубогының иясе – Түбән Кама автоузышчысы Олег Жаворонков. Финалда аңа Айдар Нуриев оттырды. Ике спортчы да Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фондының башкарма директоры Нурия Хашимова тарафыннан акча сертификатлары белән бүләкләнде.

http://idel-tat.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International