Бөгелмәнең “Динамо” спорткомплексында ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында авыр атлетика буенча ачык чемпионат үтте. Анда Бөгелмә төзелеш-техника көллиятеннән биш студенты катнашты. ТР спорт мастеры Айнур Галяветдинов (519нчы төркем студенты) һәм РФ спорт мастеры Владимир Сафронов (105нче төркем студенты) яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар “Россия спорт мастеры” нормативын үтәделәр.