“Укый торган урам” промо-акциясе

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Бөгелмә шәһәренең Техниклар йорты гадәти булмаган “Укый торган М.Җәлил урамы” промо-акциясен оештырды. Бу чара татар шагыйре М.Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан уздырылды. Техниклар йорты герой-шагыйрь исемен йөрткән урамда урнашкан. Кызганычка каршы, бөгелмәлеләрнең күбесе М.Җәлилнең кем булуын, аның шигырьләрен белми. Техниклар йортының иҗат төркеме бу кимчелекне төзәтү максатыннан, шәһәр халкына Җәлил шигырьләрен укырга тәкъдим итте. Мондый промо-акцияне татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көнендә һәм рус теле көнендә дә үткәрергә ниятлиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International