Уфада 2002-2003 елда туган кызлар һәм егетләр арасында дзюда буенча федераль округ беренчелеге тәмамланды. “Факел” спорт комплексында тәрбияләнүче спортчылар ярышта яхшы нәтиҗәләргә иреште. Пьедесталның югары баскычына 2 нче лицей укучысы Муса Исламголов һәм 11 нче мәктәп укучысы Данил Золотухин менде. Егетләрне ярышка Илдар Фәттахов әзерләде. Бөгелмә спортчылары Россия беренчелегенә юллама алды.