Восточный авылы китапханәсе 1974 елда Восточный һәм Еновка авылы халкы өчен ишекләрен ачып җибәргән. 40ел эчендә биредә 500 кешегә хезмәт күрсәтелгән. Монда олысы да кечесе дә килә. 2016 ел китап сөючеләр өчен шатлык алып килде. Китапханәне төзекләндерү өчен ТР Дәүләт Советы депутаты Салихов Ирек Фәрит улы финанс ярдәм күрсәтте. Бу акчага ишекләрне алыштырдылар, төзелеш материаллары сатып алдылар.