8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе. Язның беренче бәйрәме уңаеннан кояш кебек ягымлы, игелекле, аяз көн кебек якты күңелле, чәчәктәй гүзәл затларыбызга бәйрәм котлауларын юллау максатыннан, 3 Март көнне бәйрәм концертына чакырабыз.
Техниклар йортына рәхим итегез! Башлана сәгать 16.00. Керү ирекле.