Бөгелмәдә кышкы спартакиада

2016 елның 1 марты, сишәмбе

Кышның соңгы көнендә Техниклар йорты каршындагы мәйданда кышкы спартакиада узды. Ике команда “Ук” (7нче гимназия) һәм “Яшен” (Һ.Атласи ис.14нче татар гимназиясе) җитезлектә һәм тизлектә көч сынашты. Спартакиада зарядкадан башланып китте. Спорт күнегүләре ясап, кәефне бераз күтәргәннән соң, командалар “Өч аякта йөгерү”, “Без - пингвиннар”,“Көчлеләр”  һәм “Шаян кашыклар” кебек спорт ярышларында катнашты. Нәтиҗәдә, дуслык җиңде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International