“ПРОСТО МОЛОКО” идарәче компаниясенең “Бөгелмә сөт комбинаты” филиалында хезмәт коллективы еллык эшкә йомгак ясады. Анда Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин катнашты. “ПРОСТО МОЛОКО” идарәче компаниясенең төп офисыннан коллектив белән очрашуга генераль директорның урынбасары Сергей Медведев килгән иде. 2015 елда Бөгелмә сөт комбинатының эше турында директор Роберт Фәткуллин сөйләде. Бүгенге көндә оешма 42 төр продукция җитештерә: сөт, ак май, сыр һ.б. 2015 елда комбинат үз сатып алучыларына яңа төр продукция тәкъдим итте. Бу йомшак сыр, 72,5% “деревенское крестьянское” һәм 82,5% “деревенское традиционное” майлары, 1,5 кг “Делиз” сыры. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Бөгелмә сөт комбинаты җитештергән продукцияләр һәрвакыт Россия күргәзмәләрендә югары бәяләнә. 2015 елда, мәсьәлән, “Золотая осень - 2015” күргәзмәсендә “Делиз” сыры, 72,5% “деревенское крестьянское” һәм 82,5% “деревенское традиционное” майлары алтын медальләргә лаек дип табылды.